Күҗәкә авылы китапханәсендә "Толстой - балаларга!" исеме астында кычкырып укулар көне үтте. Башлангыч сыйныф укучылары өчен ул әдәби дәрес формасында үткәрелде. Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, электрон презентация күрсәтте. Кечкенәләр язучының хикәяләрен кычкырып укыды. Шул укыган әсәрләр буенча фикер алышу оештырылды.Ә 5-9 сыйныф укучылары өчен чара "Әдәби марофон" формасында дәвам итте.