Актаныш урамнарын кардан чистарту эшләре бара

2018 елның 16 марты, җомга

Актаныш авылы урамнарын кардан  чистарту эшләре дәвам итә. Шушы көннәрдә күп кенә күпкатлы йортлар ишегалларындагы кар район үзәгеннән читкә чыгарылган.

"Шул сәбәпле транспорт чаралары хуҗаларын машиналарын подъезд төпләрендә, юл буйларында калдырмау, йортлар араларына керә торган юлны капламау сорала, чөнки кар чистартуга комачаулый", - дип хәбәр итә Актаныш авылы җирлеге хезмәткәрләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International