Республикада "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе уза

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

12  - 23 март аралыгында  республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән акция уза. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акциянең максаты - законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын, наркопритоннарны  интернет-сайтларны, наркотик һәм психотроп матдәләрне әзерләүче, тарату һәм куллануны пропагандалаучы затларны ачыклау, наркомания белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләүдә квалификацияле ярдәм күрсәтү. Хәбәрләр аноним рәвештә дә кабул ителә. Бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак. Сорау һәм хәбәрләрне Татарстан Республикасы эчке эшләр Министрлыгының (88432) 91-20-02 номердагы "Ышаныч телефоны"на, шулай ук 3–04–02 телефоны буенча  Россия Эчке эшләр Министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә шалтыратып хәбәр итә аласыз.

Акция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан яшьләр, балигъ булмаган балалар жыела торган урыннар тикшереләчәк.

Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга игътибарлырак булсагыз иде, үзегездән башка аларны төнгә каршы урамга чыгарып жибәрмәгез. Район мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә наркотик матдәлэрнең зыяны, хокук тәртибе, закон бозган очракта жаваплылык турында ата-аналар, яшүсмерлэр һәм балалар арасында аңлату эшләре уздырыла. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләр, чит төбәкләрдән килеп, район үзәгендә һәм авылларда яшәүче гражданнар тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International