Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов Такталачык мәктәбе эшчәнлеге белән танышты

2018 елның 16 марты, җомга

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә булып, аның бүгенге тормышы, эшчәнлеге белән танышты, укучыларның белем дәрәҗәсе белән кызыксынды. Биредә шулай ук район мәктәпләре директорлары катнашында “Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә укыту эшчәнлеген тематик өйрәнү нәтиҗәләре” темасы буенча эшлекле киңәшмә узды.

-Актанышыбыз мәктәпләрендә эшчәнлек югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Ә моның өчен белем бирү учреждениеләре коллективының көчле, ныклы белемле белемле булуы мөһим, - дип үз фикерен белдерде Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International