Район үзәк китапханә хезмәткәрләре, Актаныш технология техникумының 1 курс студент кызлары белән берлектә, “Хәят” клубы оештырды. 15 март көнне әлеге клубның беренче дәресе узды. Дәреснең темасы “Очрашу - танышу” дип аталды. Чара тормыш турында электрон презентация карау, сорау-җавап уеннары белән үрелеп дәвам итте. Китапханәчеләре кызлар белән тормыш, клубның алдагы максатлары хакында җанлы сөйләшүләр алып барды. Чара ахырында кызлар китапханәгә язылып, үзләренә кирәкле китапны өйгә укырга алды.