18 март көнне Россия Федерациясе Президентын сайлаячакбыз. Бу - илебезнең сәяси һәм җәмгыяви тормышында мөһим вакыйга.
Әлеге көнне Россия Федерациясе Конституциясенең 32нче маддәсе нигезендә, гражданнарның сайлау һәм сайланып алу хокукларын тормышка ашыру максатында 8.00- 20.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратында кайнар элемтә линиясе эшләячәк.
Телефоннар: 8 (843) 236-41-80 и 8 (843) 236-40-62.
Сезнең сорауларга аппарат белгечләре җавап бирәчәк, юридик консультация алу мөмкин булачак.