Бүген Киров төп гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашында киңәшмә узды. Биредә ачык дәресләр, проект эшчәнлеге, профориентация юнәлешендә мастер-класслар күрсәтелде. Соңыннан укучылар "Бәхетне мин авылымда таптым" дип исемләнгән эшлекле сөйләшүдә катнашты. Әлеге чарада авылның күренекле шәхесләре - Ленин ордены кавалеры Зөлфирә Каһирова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Шәйхелмарданова, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе ярдәмчесе Рамазан Талипов, кул остасы Илнар Гыйздуллин чыгыш ясадылар.