ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Айрат Изил улы Сәрваровка “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Хөрмәтле актанышлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыкларның бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен үз эченә ала. Без - Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы, үз җиребездә уртак язмыш белән берләшеп, кеше хокуклары һәм иреген, халыклар арасындагы дуслыкны раслап, илебезнең чәчәк атуы өчен хезмәт куябыз. Безнең төп максатыбыз – Россия Федерациясенең көчле һәм бай дәүләт булып, ышанычлы һәм ныклы адымнар белән алга баруы, ә төп законда каралган потенциал тулысынча ачылып, җәмгыятьнең һәм безнең һәркайсыбызның икътисади, мәдәни, рухи өлкәдә үсешенә ярдәм итсен.


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Ярминкә райондашларга сыйфатлы продукция тәкъдим итсә,  товар җитештерүчеләргә, арадашчылардан тыш, турыдан-туры сату мөмкинлеге тудыра. Шунысы куанычлы, районда быел да ярминкәләр уздыру традициясе дәвам итә.

Ярминкәләрне оештыруда район җитәкчелеге дә булышлык күрсәтә, халык сораулары буенча шәһәрләрдән дә сәүдәгәрләр чакырыла.  Бу юлы да район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев җитәкчеләр белән  сату рәтләрен, сатуга чыгарылган продукцияне карады, бәяләр белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

Бүген – 3 ноябрьдә Актанышта авыл  хуҗалыгы продукциясе белән сату итүче хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. Бәйрәм алдыннан уздырыла торган ярминкәләрне  райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-май ризыклары сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп салам-печән,  ашлык юнәтеп куючылар да бар. Иң үтемле товарлар, гадәттәгечә, ит, сөт ризыклары, балык.  


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында 2018 елның 4 октябрендәге ВШ-12-290 санлы закон нигезендә, 2018 елга иң беренче бурыч -  адреслы хуҗалыкны тәртипкә китерү, чөнки  тикшерү вакытында  корылмаларда һәм йортларда  йорт саны, урам исемнәре  булмау күзәтелә.

Татарстан Росреестры, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан  “Татарстан Республикасының инвестицион климат торышының Милли рейтингында позициясен яхшырту буенча күрелә торган чаралар мәсьәләсе” буенча оештырылган киңәшмәдә катнашты.
«Милекне теркәү процедураларының нәтиҗәлелеге» һәм «Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеге, территориаль планлаштыруның сыйфаты» дигән ике максатчан модельне гамәлгә ашыру турындагы доклад белән Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина чыгыш ясады.

2018  елның   июль   азагында  «Татарстан  Республикасы  АПКсының  иң  яхшы  комбайнчысы»  дигән  республика  конкурсы  игълан  ителгән  иде.   

 Конкурс  комбайнчы  һөнәренең  абруен  күтәрү  һәм  аны     популярлаштыру, урып-җыюны  тиз  һәм сыйфатлы  башкару,  шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында  авыл  хуҗалыгы  техникасын  нәтиҗәле  куллануны  арттыру  максатларында  оештырылды.  

Конкурс   йомгаклары   буенча  490 призлы  урын  билгеләнде.   Җиңүчеләр  иң  күп  суктырылган  һәм  иң  күп  чаптырылган  мәйдан  күләме  буенча  сайлап  алынды.     

«Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының   иң  яхшы  комбайнчысы»  дигән  республика  конкурсында  җиңүчеләр исемлеге  белән  түбәндәге  сылтама  буенча  кереп  танышырга  мөмкин:     http://agro.tatarstan.ru/rus/peredoviki.htm

20 ноябрь- Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Бу көнне үткәрелгән чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнашыр дип көтелә.

Цифрлы эфир телевизион тапшырулар (ЦЭТВ) безнең тормышка керде һәм акрынлап искергән аналогны кысрыклап чыгара. Бүгенге көндә аналогтан тапшырулар күрсәтү мөмкинлеге бетте. Цифрлы телевидение безнең өчен яңа горизонтлар ача. Ул шәһәр һәм авыл халкы арасында тигезсезлекне бетерә, анда яшәүчеләр бары 3-4  канал гына карый ала иде. Хәзер алар РТРС-1 (1 канал, Россия 1 канал, Матч, НТВ, бишенче, ОТР, ТВЦ, Карусель, Россия 24, Россия Мәдәният, шулай ук «Радио Россия + ДТРК", «Маяк», «Вести FM»), РТРС-2 (Рен ТВ, СПАС, СТС, Өй, ТВ3, җомга, Йолдыз, дөнья, ТНТ, Муз) Гомумроссия  мәҗбүри телеканалларының 20 Гомумроссия мәҗбүри сигналын бушлай кабул итә алачак.

"Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында" 13.07.2015 ел, № 218-ФЗ федераль закон нигезендә, күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматлар һәркем өчен ачык (федераль закон белән чикләнгән мәгълүматлардан тыш) һәм теләсә нинди кызыксынган затларның соравы буенча бирелә, димәк, күчемсез милек объектының милек хокукы ЕГРНда теркәлгән хокук иясе башка затларга аның күчемсез милек объекты буенча мәгълүмат бирүне тыюга хокуклы түгел. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International