Татарстан Росреестры: максатчан модельләрне уңышлы гамәлгә ашыру өчен барлык дәүләт органнарының җайга салынган эше кирәк

2018 елның 2 ноябре, җомга

Татарстан Росреестры, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан  “Татарстан Республикасының инвестицион климат торышының Милли рейтингында позициясен яхшырту буенча күрелә торган чаралар мәсьәләсе” буенча оештырылган киңәшмәдә катнашты.
«Милекне теркәү процедураларының нәтиҗәлелеге» һәм «Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую процедураларының нәтиҗәлелеге, территориаль планлаштыруның сыйфаты» дигән ике максатчан модельне гамәлгә ашыру турындагы доклад белән Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина чыгыш ясады.
Татарстан Росреестры тарафыннан максатчан модельләрдә расланган күрсәткечләргә ирешү буенча гаять зур эш башкарыла, дип аңлатты Ада Зәйдуллина. Һәм, чыннан да, беренче нәтиҗәләр бар инде. Гаризалар бирү мөмкинлеге, милек хокукын теркәү сроклары, ведомствоара электрон бәйләнешне тәэмин итү, баш тартуларны  һәм туктатып торуларны киметү буенча максатчан күрсәткечләргә ирешелде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең соңгы рейтингы буенча (стратегик инициативалар агентлыгы версиясе ) 2018 елның 1 яртыеллыгында күчемсез милек өлкәсендә максатчан модельләрне үтәү дәрәҗәсе буенча Татарстан Республикасы кадастр исәбе буенча 11 нче урында (2017 ел нәтиҗәләре буенча 28 нче урында) һәм хокукны теркәү буенча 6 нчы урында (2017 ел нәтиҗәләре буенча 17 нче урында).
Бу ике ел эчендә максатчан модельләрне гамәлгә кертү күчемсез милек өлкәсендә беренче чираттагы бурыч булып торган кайбер проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирде.
Республика ММИ башкарма комитетлары тарафыннан расланган җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре белән билгеләнгән территориаль зоналарның гомуми саны хәзерге вакытта 0% тәшкил итә, 2018 ел азагына 26% тан да ким булмаска тиеш. Моның сәбәбе-җирле бюджетларда акча булмау.
ЕГРНга кертелгән мәдәни мирас объектлары территорияләренең өлеше 24% тәшкил итә, ел ахырына 51% булырга тиеш. Оештыру карары белән 2018 елның июнендә ТР Мәдәни мирас объектлары буенча комитет төзү булды, аның функцияләренә әлеге мәсьәләне хәл итү керә.
Республика белән күрше субъектлар арасында чикләрнең өлеше 0% тәшкил итә, шулай ук торак пунктлар арасында чикләрнең бик түбән проценты республикада хәзерге вакытта ЕГРНга кертелгән – 13%, күрсәткеч ел азагына 39% тәшкил итәргә тиеш.
Узган чорда башкарылган эшләрнең шактый күләмдә булуына карамастан, республикада резервлар бар, аларны гамәлгә ашыру киләчәктә Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга, шулай ук милли рейтингта позицияләрне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International