Районда ярминкәләр уздыру традициясе дәвам итә

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Ярминкә райондашларга сыйфатлы продукция тәкъдим итсә,  товар җитештерүчеләргә, арадашчылардан тыш, турыдан-туры сату мөмкинлеге тудыра. Шунысы куанычлы, районда быел да ярминкәләр уздыру традициясе дәвам итә.

Ярминкәләрне оештыруда район җитәкчелеге дә булышлык күрсәтә, халык сораулары буенча шәһәрләрдән дә сәүдәгәрләр чакырыла.  Бу юлы да район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев җитәкчеләр белән  сату рәтләрен, сатуга чыгарылган продукцияне карады, бәяләр белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International