20 ноябрь- Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2018 елның 2 ноябре, җомга
20 ноябрь- Бөтенрәсәй балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Бу көнне үткәрелгән чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнашыр дип көтелә. 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик аспектлары буенча лекция һәм семинарлар, шулай ук ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар узачак.

Чараларның кайда үтәчәге турында Татарстан Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Бушлай юридик ярдәм”ндә, республика муниципаль берәмлекләре сайтларында белеп булачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International