Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләсенә эләкмәскә чакыра!
Агымдагы елда Актанышбаш җирлегендә үзара салым акчасына Ирмәш авылыннан Актанышка менү өчен тимер баскыч эшләнде.
Хөрмәтле Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Актаныш бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне Суд приставлары көне белән котлыйм!
Суд приставларының федераль хезмәте югары дәрәҗәгә ия һәм башкарма хакимият органнары системасында лаеклы урын алып тора.
Гражданнарның законга ышануы һәм дәүләтнең абруе суд приставларының уңышлы һәм намуслы хезмәтенә бәйле. Сез үзегезнең белемегезне, тәҗрибәгезне законга хезмәт итүгә, конституция хокукларын һәм гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауга багышлагансыз. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс көч, җитешлек телим!
Кадастр бәясен яңадан карау комиссия тарафыннан 1 ай дәвамында башкарыла.
Закон буенча кадастр бәясе турында дәгъва кылу өчен ике нигез бар. Беренчесе: аның кадастр бәясен билгеләгәндә кулланылган күчемсез милек объекты турында мәгълүматларның дөрес булмавы. Икенчесе: күчемсез милек объектының базар бәясен аның кадастр бәясе билгеләнгән бер вакытка билгеләү.
Уңай нәтиҗә булганда, кадастр бәясе яңадан каралачак. Комиссия тарафыннан уңай нәтиҗә кабул ителмәсә, һәркемнең дә кадастр бәясен дәгъва итү өчен судка мәрәҗәгать итү хокукы бар.
«Гражданнарны шәхси кабул итү барышында һәр очрашу-аерым мөһим сөйләшү, һәр мөрәҗәгать тирәнтен өйрәнүне, аерым якын килүне таләп итә. Хәл ителгән һәр мәсьәлә канатландыра, алага таба да нәтиҗәле эшләргә этәргәеч бирә. Күптән түгел Актаныш районында эш сәфәре белән булдым. Пучы авылында булганда авылдагы балалар бакчасы хезмәткәре яныма килде. Ул мине җылы итеп кочаклап алды һәм операция ясар өчен ярдәм итүемә рәхмәтен белдерде. Бүген ул сәламәт һәм бәхетле. Мондый очрашулар бәһасез кыйммәткә ия!” - дип сөйләде Әлфия Когогина.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Кабул итү атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барыла: Авангард ур., 74, 2нче подъезд (26 нчы тәрәзә).
Моннан тыш, атнаның пәнҗешәмбе көнендә гражданнарны күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә кую сораулары буенча кабул итү алып барыла. Казанлыларга шулай ук түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Авангард ур., 74, 2 нче подъезд, ә республика муниципаль берәмлекләре халкына – Татарстан Росреестрының тиешле территориаль бүлегенә. Кабул итү вакыты барысы өчен дә пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр.
27 октябрь көнне "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында баскетбол буенча муниципаль этап ярышлары булып узды. Анда барлыгы 18 команда катнашты.
Тугызьеллык мәктәпләр арасында җиңүчеләр:
1 урын – Зөбәер,
2 урын – Әлем,
3 урын – Теләкәй.
Урта мәктәпләр арасында җиңүчеләр:
1 урын – АСОШ №1,
2 урын – АСОШ№2,
3 урын – Пучы.
“Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга”дигән шигарьне васыять итеп калдырган юлбашчы, Пучы авылы очрагында да, үзенең дистә еллар торган урыныннан балаларны аң-белемле итү өчен кузгалган кебек килеп чыга.
Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Гаяз улы Миргалимов белән Пучы урта мәктәбендә башланып киткән очрашу Пучы мәдәният йорты каршында дәвам итте. Бүген Пучы авыл җирлегенә бөек юлбашчыбыз, даһи В.И.Ленин “кайтты”.
Бүген Актаныш районының Пучы авылы вакыйгаларга бай булды. Вакыйгаларның да ниндие бит әле!
Татарстанның беренче президентын биргән җирлеккә Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Гаяз улы Миргалимов килде.
2018 елның 1 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
2018 елның 1 ноябренә һава торышы.
2018 елның 31 октябре 18 сәгатьтән - 1 ноябрь 18 сәгатькә кадәр-
Көнчыгыш һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава,
Явым-төшемсез,
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10º,
көндез максималь һава температурасы -2..+2 .º