Кадастр бәясе белән килешмәгән очракта нишләргә?

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Кадастр бәясен яңадан карау комиссия тарафыннан 1 ай дәвамында башкарыла.

Закон буенча кадастр бәясе турында дәгъва кылу өчен ике нигез бар. Беренчесе: аның кадастр бәясен билгеләгәндә кулланылган күчемсез милек объекты турында мәгълүматларның дөрес булмавы. Икенчесе: күчемсез милек объектының базар бәясен аның кадастр бәясе билгеләнгән бер вакытка  билгеләү.

Уңай нәтиҗә булганда, кадастр бәясе яңадан каралачак. Комиссия тарафыннан уңай нәтиҗә кабул ителмәсә, һәркемнең дә кадастр бәясен дәгъва итү өчен судка мәрәҗәгать итү хокукы бар.

 

Комиссия эше белән бәйле барлык мәгълүмат, шулай ук кирәк булган барлык документлар белән ТР Росреестры идарәсе сайтында “Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе” бүлегендә танышырга мөмкин.

Гаризалар белән Казан шәһәре, Авангардная урамы, 74нче йортка мәрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук сораулар килеп туган очракта (843) 255-25-28, 255-25,23 телефоны буенча да шалтыратырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International