Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләсенә эләкмәскә чакыра!
Исегезгә төшерәбез, 2016 һәм 2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән азат ителгән көннән өч айдан соң башкарылган. 2018 елда да бу процедура өч ай дәвамында башкарыла һәм компенсация ясала.
Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге гражданнарга «Кайнар элемтә» линиясенә (843) 27-9-27-27 телефонына чылтыратырга киңәш итә.