1 ноябрь - Суд приставлары көне

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Актаныш  бүлеге хезмәткәрләре  һәм ветераннары!

Сезне Суд приставлары көне белән котлыйм!

Суд приставларының федераль хезмәте югары дәрәҗәгә ия һәм башкарма хакимият органнары системасында лаеклы урын алып тора.

Гражданнарның законга ышануы һәм дәүләтнең абруе суд приставларының уңышлы һәм намуслы хезмәтенә бәйле. Сез үзегезнең белемегезне, тәҗрибәгезне законга хезмәт итүгә, конституция хокукларын һәм гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауга багышлагансыз. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, бетмәс-төкәнмәс көч, җитешлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International