3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылган. Казанда бүлекләр 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабуга, шулай ук Тукай районында МФЦ филиаллары - 8:00 дән 17:00 гә кадәр. Башка район филиалларында эш көне - 8:00 дән 12: 00 гә кадәр.
4,5,6 ноябрь-ял көннәре.
3 ноябрь 11 сәгатьтә Актаныш районы хакимият бинасында киңәшмәләр залында Россия Дәүләт Думасы депутаты Зиннуров Ирек Хәйдәр улы халыкны шәхси сораулары белән кабул итәчәк.
Алдан язылу өчен телефон: 3-21-14.
КПРФның Актаныш районы башлангыч оешмасының 1 нче секретаре Мөнир Гомәров үзе дә шахмат турнирында катнашып, тренерларның комсомол эшчәнлегендәге һәм тренер-остаз буларак куйган бүгенге лаеклы хезмәтләрен бәяләп, Илдар Имамовка һәм Фәһим Галимовка КПРФ ҮКның “Ленин комсомолына 100 ел” орденын тапшырды.
Хөрмәтле тренерлар! Сезне чын күңелдән шушы искиткеч бәйрәм – тренерлар көне белән котлыйбыз! Сезгә хезмәтегез, түземлегегез һәм җиңүгә ышанычыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез. Районның шахмат өлкәсендәге казанышлары – бу сезнең хезмәтегез. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы укучылар, барлык теләкләрегез тормышка ашуын һәм уңышлар телибез.
3 ноябрь көнне Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсенең чираттагысы – бәйрәм ярминкәсе узачак. Ит, ярма, он, яшелчә-җимеш, бал, икмәк, салам, тирес махсус билгеләнгән урыннарда сатылачак. Икмәк – хәрби комиссариат артындагы машина кую урынында, салам, тирес – янгын сакчыллыгы бинасы яныннан, урам буйлап, мунчага кадәр, ит, балык, сөт ризыклары ресторан тукталышында сатылачак.
Эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар җитештергән-үстергән продукцияне ярминкәдә сатуда һәр җирлекнең актив катнашуы сорала.
Нефтекама, Кукмарадан һәм башка шәһәрләрдән кием-салым, киез итек, савыт-саба белән сату итүче кибетләрнең дә Актанышка ярминкәгә килүе көтелә.
Бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!
Агымдагы елда Актаныш авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы эшләнде. Балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар сатып алынып, уңайли итеп корылып, мәйданчык аскы Актанышка урнаштырылды.
Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Тылсым” мәктәп-бакчада 3 нче сыйныф укучылары өчен “Свирель” журналы буенча экологик сәгать уздырдылар. Журнал укучыларны сирәк һәм юкка чыга баручы хайваннар,аларны ничек саклап калу, шулай ук заповедниклар хакында, агачларның шәһәрдәге авыр тормышы, шулай ни өчен елгаларның юкка чыга баруы һәм башкалар турында таныштыра. Журнал төсле, укырга уңайлы, балалар өчен бик кызыклы.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Актанышның 1 санлы мәктәбе укучылары белән әдәби кафе оештырылды. Ул Александр Исаевич Солженицынның 100 еллыгына багышланды.
29 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, В Контакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең штаб җитәкчесе Ленар Заһертдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифьянов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрваров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев, районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов чыгыш ясадылар.
Фикер алышуларда районның иминлеген саклау һәм салымнар җыю буенча тәкъдимнәр булды. Аларның урынлы булуын район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклады.
Дәүләт Думасы беренче укылышта «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын кабул итте.