ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ноябрь аенда актанышлыларны дүрт көн ял көтә: 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көннәре. Биш көнлек эш атнасы белән хезмәт куючылар 3, 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәк.

Татарстанның Җиңү волонтерлары “Балалар Җиңү турында” проектына 10 сентябрьдән старт бирде.

Төп максат – балаларны ирекле патриотик эшчәнлеккә тарту.

Республикада 75 “Җиңү волонтерлары” отрядлары оештырылган. Проект барышында аларның саны артыр дип көтелә. Иң яхшы патриотик эшчәнлек алып баручы отрядлар республика “Җиңү волонтерлары. Без Җиңүгә әзер” җыенына  чакырылачаклар.

Әлеге проектта Актаныш укучылары да бик теләп катнаша.

 

2018 елның 31 октябренә кадәр яшьләрнең “Премия Траектория” бәйгесенә заявкалар кабул ителәчәк. Конкурста яшьләрне һөнәри ориентлаштыру буенча чаралар алып баручы физик һәм юридик затлар катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен заявка бирергә һәм “Россия яшьләре” мәгълүмати-телекоммуникацияләр “Интернет” челтәрендә теркәлергә кирәк (ais.fadm.gov.ru/measures/view/15403).

 

“Чүп-чар реформасы” - яңалыкны шулай дип атадылар. “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы федераль законга һәм Русия Хөкүмәтенең “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында”гы карарына төзәтмәләр (алар яңа елдан гамәлгә керәчәк) кертү белән бәйле ул. Бөтен илдә калдыкларны җыю, транспортта ташу, сортларга аеру һәм утильләштерү белән махсус оешмалар – төбәк операторлары шөгыльләнәчәк.

1 гыйнвардан күпфатирлы йортларда, шәхси торакта яшәүче барлык гражданнар, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси малтабарлар закон буенча төбәк операторы белән калдыклар чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзергә һәм алар өчен түләргә тиеш.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

Энгель Нәвап улы Израильгә булган эшлекле сәфәрдән төнлә генә кайтуына да карамастан, иртәннән үк атналык  киңәшмә белән эш көнен башлап җибәрде. Атналык эшчәнлеккә анализ ясаганчы, район башлыгы Кытай һәм Израильгә булган  эшлекле сәфәрләрдә өйрәнелгән, тәкъдим ителгән  яңалыклар белән таныштырды, фикерләрен белдерде, җитәкче-белгечләргә яңа бурычлар куйды.

Федераль салым хезмәте исегезгә төшерә: 2017 ел өчен милек салымнарын түләү срогы (физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнары) 2018 елның 3 декабрендә чыга. «Физик затлар өчен шәхси кабинет» хуҗалары салымнарны өйдән чыкмыйча Интернет-сервис аша түли ала.

Болытлы һава, төнлә явым-төшем күзәтелми. Иртән, көндез яңгыр яисә юеш кар. Җил көньяктан һәм көнъяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр. Төнлә 0..-4, көндез +3..+6 градус җылы. Иртән бозлавык булырга мөмкин. 


26
октябрь, 2018 ел
җомга

26 октябрь көнне  Актанышта үткән бәйрәм чарасында да бу фикер чакырылган кунаклар тарафыннан күп тапкырлар әйтелде.

“Акчарлак” кафесында оештырылган җылы очрашуга Актанышның комсомол тарихында тирән эз калдырган иптәшләр, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм затлар, өлкән буын вәкилләре чакырулы иде. Алар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде, комсомол вәкилләре котлаулар кабул итте. Беренчеләрдән булып залда утыручыларны район башлыгының киңәшчесе Айрат Кәрамов  тәбрик итте.  Бәйрәм чарасында Л.Ш. Әхмәдуллинага, И.М. Ибраһимовка, Р.Х. Харисовка, А.С. Кәрамовка “Ленин комсомолына 100 ел” истәлек ордены һәм таныклыгы тапшырылды. Г.Г. Гафурова, З.З. Хәбитова, Р.Т. Нәгыймова, Р.Х Раянов мактаулы тасмага ия булдылар.

 

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында торак - коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр түләү почта аша яки теләсә кайсы банктан караганда җиңелрәк, уңайлырак һәм тизрәк.

 

Тагын 1 февральдән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түбәндәге адрес буенча uslugi.tatarstan.ru электрон түләүләр буенча барлык комиссияләр дә гамәлдән чыгарылган. Салымнар, штрафлар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә квитанцияләр почта аша яки банктан караганда күпкә отышлы, шул ук вакытта республика халкы вакытны, нервларын һәм акчаларын янга калдыра алачак.

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә 37 227 электрон гариза эшкәртелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International