“Чүп-чар реформасы” - яңалыкны шулай дип атадылар. “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы федераль законга һәм Русия Хөкүмәтенең “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында”гы карарына төзәтмәләр (алар яңа елдан гамәлгә керәчәк) кертү белән бәйле ул. Бөтен илдә калдыкларны җыю, транспортта ташу, сортларга аеру һәм утильләштерү белән махсус оешмалар – төбәк операторлары шөгыльләнәчәк.
1 гыйнвардан күпфатирлы йортларда, шәхси торакта яшәүче барлык гражданнар, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси малтабарлар закон буенча төбәк операторы белән калдыклар чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзергә һәм алар өчен түләргә тиеш.
Түләү йортта яшәгән кеше санына карап исәпләнәчәк. Әле төгәл суммасы билгеле түгел, аны республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләргә тиеш. Түләүдән баш тарткан очракта административ җаваплылык - штраф каралган.