ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2018 ел
җомга

      Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбендә бүген ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм булды. Укучылар Туган илне, Ватанны сакларга әзерләнергә ант иттеләр. 
Мәктәп өчен шулкадәр әһәмиятле һәм мөһим күренештә укучыларның ата-аналары һәм хакимияттән  вәкилләр катнашты.
      Бәйрәмдә традиция буенча укучылар тантаналы рәвештә ант текстын укыдылар һәм табельгә үз кулларын куйдылар. Бу көнне  37 укучы ант кабул итте. Шушы көннән башлап, алар кадет исеме алдылар. Аларның йөзләрендә җитдилек, төпле караш. Алар бу көнгә үзләренчә әзерләнделәр: төгәл итеп хәрби команда бирергә, стройда матур итеп йөрергә, ант сүзләрен яттан сөйләргә. Бу кодекс кадет тормышында берничә ел саклана.

Быелгы тантана башка елларга караганда нык үзгә булачак, дип хәбәр итә бәйгенең оештыру комитеты. «ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләргә Санкт-Петербургтан «ВКонтакте» социаль челтәренең проектлар җитәкчеләре дә киләчәкләр. Моннан тыш, җиңүчеләргә тапшырыласы бүләкләр саны һәм кыйммәте дә артыр, дип көтелә.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Туган як музее директоры Мирсил Әһлетдинов Тынычлык байрагын тапшыручы эстафетасы катнашучысы Тамара Макаренкога рәхмәтен белдерде. Тынычлыгы байрагы  Актанышның Туган як музеенда  үзенең лаеклы урынын алыр.

 

Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә  24 октябрь көнне “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Актанышның 1 нче мәктәбенең  X сыйныф укучылары.

Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган архивның эшчәнлеген аңлатты. 

27 октябрьдә “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм 60 төбәктә язачаклар. Бөтендөнья буенча 260лап диктант язу урыны урнашкан.  Диктантны үткәрү сәгате һәр җирдә төрлечә билгеләнгән.

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.

27 октябрьдә “Татарча диктант” язу Актанышның 1 нче мәктәбендә 10.00 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

“Рухи һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә һәм никах институтын ныгытуда нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып баруы өчен” “Ак калфак” Төбәк иҗтимагый татар хатын — кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Сарман муниципаль районы башкарма комитеты  24-25 октябрьдә «Татарстан халыклары матди булмаган мәдәни мирасы: ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре» темасына республиканың Актаныш,Әлмәт, Баулы,Бөгелмә,Азнакай,Лениногорск,Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнары мәдәният һәм ял итү оешмалары хезмәткәрләре өчен семинар үткәрә.

25 октябрь көнне 13.00-14.00 сәгатьләрдә “Аргументы и факты Казань” газетасы мөхәрриятендә турыдан-туры элемтәдә Росреестр идарәсеннән вәкил Энҗе Мөхәммәтгалиева катнаша. Турыдан-туры элемтә бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен гамәлгә кергән яңа кануннар турында.

Сораулар өчен телефоннар – (843) 526-95-16, 526-95-39, 526-95-30.

 

23 октябрь көнне Татарстан республикасы буенча Росреестр идарәсе дәүләт теркәвендә һәм күчемсез милекнең кадастр исәбен алуда электрон хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

 

23 октябрьдә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды. Комитет этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында федераль законга үзгәрешләр кертү хакында  закон проектын икенче укылышта карады. Ул хокук кырына биоэтанол төшенчәсен кертә, шулай ук аның җитештерү һәм әйләнеше кагыйдәләрен билгели.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International