27 октябрьдә “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм 60 төбәктә язачаклар. Бөтендөнья буенча 260лап диктант язу урыны урнашкан. Диктантны үткәрү сәгате һәр җирдә төрлечә билгеләнгән.
“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
27 октябрьдә “Татарча диктант” язу Актанышның 1 нче мәктәбендә 10.00 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!