Актаныш кадет интернат-мәктәбендә ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм узды

2018 елның 26 октябре, җомга

Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбендә бүген ант кабул итүгә багышланган тантаналы бәйрәм булды. Укучылар Туган илне, Ватанны сакларга әзерләнергә ант иттеләр. 
Мәктәп өчен шулкадәр әһәмиятле һәм мөһим күренештә укучыларның ата-аналары һәм хакимияттән  вәкилләр катнашты.
      Бәйрәмдә традиция буенча укучылар тантаналы рәвештә ант текстын укыдылар һәм табельгә үз кулларын куйдылар. Бу көнне  37 укучы ант кабул итте. Шушы көннән башлап, алар кадет исеме алдылар. Аларның йөзләрендә җитдилек, төпле караш. Алар бу көнгә үзләренчә әзерләнделәр: төгәл итеп хәрби команда бирергә, стройда матур итеп йөрергә, ант сүзләрен яттан сөйләргә. Бу кодекс кадет тормышында берничә ел саклана.
      Ант кабул иткәннән соң, балалар килгән кунакларга концерт номерлары куйды, кадет маршы, вальсы, кул сугышы, гимн башкару осталыгын күрсәтте.
     Ант кабул итү сүзләре яңгырап туктаганнан соң, кадетларны мәктәп директоры Илсур Ялалов, Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, район хәрби комиссариат җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов котлады. Алар укучыларга илебездә сәламәт, ныклы характерлы, батыр, үз максатына ирешә алучы, сәләтле яшьләр булуларын теләделәр.
Кадетлар ант кабул итүнең мәгънәсен яхшы аңлый. Укытучыларның һәм ата-аналарның каршында горур басып торулары, тантаналы рәвештә мәктәп байрагын хәрби адымнар белән алып керүләре бәйрәмнең бизәге булып торды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International