Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре үткәрелде

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә  25 октябрь көнне “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Актанышның 1 нче мәктәбенең  X сыйныф укучылары.

Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган архивның эшчәнлеген аңлатты. 

Укучыларның гаилә темасына кагылышлы сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам-мөхтәсибе Р.Р.Мортазин, район мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе З.Х.Закирова катнашында  “Ничек бәхетле гаилә корырга?” дигән темага багышланган сөйләшүдә укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. 

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева  кызларга һәм егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International