Туган як музеена Тынычлык байрагы тапшырылды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

24 октябрь көнне Актаныш туган як музеена  Рерих Пакты – фән һәм сәнгать оешмаларын һәм тарихи һәйкәлләрне яклау турындагы халыкара килешү символы – Тынычлык Байрагы тапшырылды.

Боҗра эчендә өч түгәрәк сурәтләнгән ак төстәге Тынычлык байрагы сәнгать һәм фәнни учреждение һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы халыкара килешү, Рерих пакты символы булып тора. Әлеге өлкәдә тарихта беренче булган халыкара килешү (1935 ел) бу.

Тынычлык байрагын Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персовага Тынычлык байрагы халыкара комитеты Тулы вәкаләтле вәкиле Тамара Макаренко тапшырган. Аның башкалага сәфәре Рерих пактын имзалау көненә багышланган (15 апрель, 1935 ел) һәм ул “Россиядә БМО: 70 ел” халыкара программасы кысаларында уза.

Туган як музее директоры Мирсил Әһлетдинов Тынычлык байрагын тапшыручы эстафетасы катнашучысы Тамара Макаренкога рәхмәтен белдерде. Тынычлыгы байрагы  Актанышның Туган як музеенда  үзенең лаеклы урынын алыр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International