“Ак калфак” оешмасы рәисе – якташыбыз Кадрия Идрисовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы утырышы үтте. Түгәрәк өстәл эшендә “Ак калфак” Төбәк иҗтимагый татар хатын — кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова утырышны рәхмәт хатлары тапшыру белән йомгаклады.

“Рухи һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә һәм никах институтын ныгытуда нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып баруы өчен” “Ак калфак” Төбәк иҗтимагый татар хатын — кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International