27 октябрь көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте, Энгель Нәвап улы шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираеваны туган көне белән котлады, аңа башкалар да кушылды.
Энгель Нәвап улы Израильгә булган эшлекле сәфәрдән төнлә генә кайтуына да карамастан, иртәннән үк атналык киңәшмә белән эш көнен башлап җибәрде. Атналык эшчәнлеккә анализ ясаганчы, район башлыгы Кытай һәм Израильгә булган эшлекле сәфәрләрдә өйрәнелгән, тәкъдим ителгән яңалыклар белән таныштырды, фикерләрен белдерде, җитәкче-белгечләргә яңа бурычлар куйды.
Киңәшмәне дәвам итеп, атналык эшчәнлеккә оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Касыймова, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Шакирова, юридик бүлек җитәкчесе Дильфат Сәлимов анализ ясадылар.