Әлфия Когогина: “Төбәкләргә көчле исерткеч хәмергә акцизларның 80% ы тапшырылачак”

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын кабул итте.

 

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде: "Хәзер Россия Федерациясе субъекты бюджетына 80 процент, ә федераль бюджетка әлеге керемнәрнең 20 проценты керәчәк (элек ул 50/50 процент иде). Моннан тыш, закон проекты белән автомобиль бензинына, дизель ягулыгына, Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган мотор майларына акцизларны федераль бюджеттан субъектларның берләштерелгән бюджетына этаплап тапшыру каралган. Әлеге закон проекты Президентның «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Фәрманын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, анда региональ бюджетларның һәм төбәк юл фондларының керемнәре күләмен арттыру зарурлыгы билгеләнгән».

 

Субъектлар бюджетына өстәмә керемнәр 2019 елда – 58,98 млрд сум, 2020 елда – 62,075 млрд сум, 2021 елда – 65,606 млрд сум, 2022 елда 67,731 млрд сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International