Бүген район хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы, авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр барышы, кышка әзерлек һәм башка хәл итәсе мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте. Район башлыгы Энгель Нәвап улы туган көнен билгеләп үтүче Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәровны туган көне белән котлады.
Атналык эшчәнлеккә анализ ясаганчы, район башлыгы Энгель Нәвап улы Кытай һәм Израильгә булган эшлекле сәфәрләрдә өйрәнелгән, тәкъдим ителгән яңалыклар белән таныштырды, фикерләрен белдерде, җитәкче-белгечләргә яңа бурычлар куйды.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең штаб җитәкчесе Ленар Заһертдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифьянов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрваров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев, районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов чыгыш ясадылар.
Фикер алышуларда районның иминлеген саклау һәм салымнар җыю буенча тәкъдимнәр булды. Аларның урынлы булуын район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклады.