Экологик сәгать: “Журнал “Свирель”

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  “Тылсым” мәктәп-бакчада 3 нче сыйныф укучылары өчен “Свирель” журналы буенча экологик сәгать уздырдылар. Журнал укучыларны сирәк һәм юкка чыга баручы хайваннар,аларны ничек саклап калу, шулай ук заповедниклар хакында, агачларның шәһәрдәге авыр тормышы, шулай ни өчен елгаларның юкка чыга баруы һәм башкалар турында таныштыра. Журнал төсле, укырга уңайлы, балалар өчен бик кызыклы.

Бигрәк тә балаларга язучы Б.В.Заходерның шигырьләре буенча төзелгән әдәби филвордны чишү ошады.

Экологик сәгать: «Укыгыз һәм күп белерсез!” лозунгы астында тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International