3 ноябрь көнне Актанышта авыл хуҗалыгы ярминкәсенең чираттагысы – бәйрәм ярминкәсе узачак. Ит, ярма, он, яшелчә-җимеш, бал, икмәк, салам, тирес махсус билгеләнгән урыннарда сатылачак. Икмәк – хәрби комиссариат артындагы машина кую урынында, салам, тирес – янгын сакчыллыгы бинасы яныннан, урам буйлап, мунчага кадәр, ит, балык, сөт ризыклары ресторан тукталышында сатылачак.
Эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар җитештергән-үстергән продукцияне ярминкәдә сатуда һәр җирлекнең актив катнашуы сорала.
Нефтекама, Кукмарадан һәм башка шәһәрләрдән кием-салым, киез итек, савыт-саба белән сату итүче кибетләрнең дә Актанышка ярминкәгә килүе көтелә.
Бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!