Әлфия Когогина: “Һәр хәл ителгән мәсьәлә канатландыра!”

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина агымдагы елның 10 аенда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә нәтиҗә ясады.

2018 елда парламентарий Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Тукай районнарында, шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 16 кабул итү үткәрде.

«Гражданнарны шәхси кабул итү барышында һәр очрашу-аерым мөһим сөйләшү, һәр мөрәҗәгать тирәнтен өйрәнүне, аерым якын килүне таләп итә. Хәл ителгән һәр мәсьәлә канатландыра, алага таба да нәтиҗәле эшләргә этәргәеч бирә. Күптән түгел Актаныш районында эш сәфәре белән булдым. Пучы авылында булганда авылдагы балалар бакчасы хезмәткәре яныма килде. Ул мине җылы итеп кочаклап алды һәм операция ясар өчен ярдәм итүемә  рәхмәтен белдерде. Бүген ул сәламәт һәм бәхетле. Мондый очрашулар бәһасез кыйммәткә ия!” - дип сөйләде Әлфия Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International