Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде. Кабул итү атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алып барыла: Авангард ур., 74, 2нче подъезд (26 нчы тәрәзә).
Моннан тыш, атнаның пәнҗешәмбе көнендә гражданнарны күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә кую сораулары буенча кабул итү алып барыла. Казанлыларга шулай ук түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Авангард ур., 74, 2 нче подъезд, ә республика муниципаль берәмлекләре халкына – Татарстан Росреестрының тиешле территориаль бүлегенә. Кабул итү вакыты барысы өчен дә пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республикада дәүләт хезмәтләренең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру буенча даими эш алып бара.