Адреслар күрсәткечләре ике телдә булырга тиеш

2018 елның 2 ноябре, җомга

Адреслар күрсәткечләре  буенча предприятиеләрнең гади кешеләре һәм клиентлары гына түгел, шулай ук махсус хезмәтләр хезмәткәрләре дә эшли: почтальоннар, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, полиция.

Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында 2018 елның 4 октябрендәге ВШ-12-290 санлы закон нигезендә, 2018 елга иң беренче бурыч -  адреслы хуҗалыкны тәртипкә китерү, чөнки  тикшерү вакытында  корылмаларда һәм йортларда  йорт саны, урам исемнәре  булмау күзәтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, шәхси торак йортларда, фатирларда (милек формасына бәйсез рәвештә) яшәүче барлык гражданнарга йорт билгеләрен һәм фатир санын булдыру кирәк.

Йортларның аншлаглары, саннары 2- 2,5 метрлы биеклектәге биналарның фасадларына урнаштырыла. Аншлаг зурлыгы 700х200мм, зәңгәр төс, проспект, урамның исеме ике дәүләт телендә ( татар, рус). Традицион урнашу йорт почмагында.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International