"Татарстан - безнең йортыбыз" республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концерты Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры мәйданында Халык бердәмлеге көне уңаеннан уздырылды.
Быел фестиваль бишенче тапкыр уздырылды. Анда Татарстанда яшәүче халыкларның музыкаль һәм бию иҗатын тәкъдим итүче үзешчән һәм профессиональ башкаручылар, иҗади коллективлар чыгыш ясый.
Фестивальдә катнашучылар биш номинациядә осталыкларын күрсәтәләр: вокал, хореография, сәнгатьле сүз, инструменталь башкару, фольклор.
Татарстан халыклары ассамблеясы республикада 220дән артык милли-мәдәни оешмаларны берләштерә. Елдан-ел аның филиаллары һәм вәкиллекләре челтәре киңәя - Дуслык йортлары һәм милли-мәдәни үзәкләр ачыла. Әлеге эштә Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берлеге һәм башка оешмаларның роле зур.
Гала-концерт кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Айрат Изил улы Сәрваровка “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.