ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

НДС түләүдән азат итүгә уведомление тапшырырга онытмагыз. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә өстәмә кыйммәткә салымны түләүдән азат итү турында 2019 елның 21 гыйнварыннан   да соңга калмыйча хәбәр итәргә онытмагыз. 2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 27 ноябрендәге 335-ФЗ номерлы федераль законның аерым нигезләмәләре үз көченә керә.

Мәгарифнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды, шул исәптән, Россия Президенты тарафыннан «Мәгариф»илкүләм проекты нигезенә куелган бурычларны хәл итү буенча чаралар тикшерелде. Беренчесе - глобаль конкуренциягә сәләтлелекне тәэмин итү һәм россия гомуми (мәктәп) белем бирүнең иң яхшы дөньякүләм системалар унлыгына керүе. Икенче бурыч - традицияләребез һәм, барыннан да элек, мәдәни мирас нигезендә гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү, ягъни “Мәгариф” илкүләм проектының глобаль максаты буларак тәрбияләү.

Социаль эшкуарлыкны популярлаштыру һәм аның субъектларына ярдәм итү практикасын киңәйтү максатларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Россия кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм Банкы " АҖ ярдәме белән «Елның иң яхшы социаль проекты» социаль эшкуарлык өлкәсендә IV Бөтенроссия проектлар конкурсын үткәрү планлаштырыла.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен һәм предприятие эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан автобус шоферлары Роберт Альберт улы Бәшәров, Фирдәвис Мөдәрис улы Фәсхиев, диспетчер Гөлшат Рафакъ кызы Мөхәмәтова Актаныш район башлыгының – Мактау кәгазе, баш хисапчы Рәйсә Тимер кызы Шәехова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре технология техникумы укучылары өчен “Укырга вакыт! акциясе уздырды. Китапханәче Ф.Гайнанова хәзерге технология заманында китапханәнең роле, кеше тормышында китапның әһәмияте турында чыгыш ясады. Китапханәче А.Фаттахова «Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа!» китап күргәзмәсенә  күзәтү ясады. Укучыларны яңа әдәби әсәрләр, фәнни-танып белү , белешмә ярдәмлекләр белән таныштырды. Шул тема буенча видеоролик күрсәтелде. К.Җәмитнең “Килмешәк”, Г.Троипольскийның “Белый Бим, Черное Ухо” китабы буенча буктрейлер күрсәтелде.Бу көнне 63 укучыга бердәм уку билетлары тапшырылды. Һәркем үзенә кирәкле китапны сайлады.

Дәүләт Думасы "Бердәм Россия " фракциясе депутатлары тарафыннан кертелгән Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте. Закон проекты белән гражданнарның торак субсидияләре алганда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары булмавын дәлилләү алар җаваплылыгыннан  төшерелә.

Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү тыелган затлар исемлеге билгеләнде.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан 2018 елның узган чорында Татарстан Республикасы территориясендә экологик җинаятьчелек торышына анализ үткәрелде.

2018 елның 10 аенда, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге мәгълүматлары буенча, 194 экологик җинаять теркәлгән, экологик җинаятьләр кылган өчен 123 гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартылган.

8 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева ТНВ каналында "Исәнмесез!" мәгълүмати-танып белү программасының иртәнге кунагы булачак.


5
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Гала-концертта  Актаныш район  мәдәният йортының вокаль ансамбле этномәдәни фестивале лауреаты булып танылды һәм диплом белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International