Республика территориясендә экологик җинаятьчелек торышына анализ ясалды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан 2018 елның узган чорында Татарстан Республикасы территориясендә экологик җинаятьчелек торышына анализ үткәрелде.

2018 елның 10 аенда, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге мәгълүматлары буенча, 194 экологик җинаять теркәлгән, экологик җинаятьләр кылган өчен 123 гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартылган.

Шул ук вакытта үткән чорда төбәк территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9 % ка диярлек кимегән, әмма республикада теркәлгән экологик җинаятьләр саны 16% ка диярлек арткан.    

Әлеге киңәшмәләрдә шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә коррупцион җинаятьләрне ачыклау һәм тикшерүгә, күзәтчелек органнары белән уртак максатчан чаралар үткәрүгә зур игътибар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International