ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Конференциянең беренче этабында  “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенә секретарь һәм район башлыгы вазифасына кандидат сайланган иде. Шул көннән Сәяси Совет составы тулыланып, 11 кеше составында Энгель Фәттахов җитәкчелегендә эшли. Шуңа күрә Конференциянең бу этабын секретарь вазифасында Энгель Нәвап улы үзе алып барды.

Көн тәртибендә каралып, Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең 2018 елдагы эшләренә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлегенең сәяси Советы составына үзгәрешләр кертелде. “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан Региональ бүлегенең ХХVIII конференциясенә делегатлар сайланды.

15 сентябрьдән башлап һәр икенче шимбәдә Актаныш районы хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәләр. Һәр баруда районнан 25-30 сәүдә ноктасы шәһәр халкы сораган товарлар – эре мал, кош итләре, сөт ризыклары, бал, яшелчә-җимеш белән сату итә.

10 ноябрь көнне дә актанышлылар Чулман проспектында Ипподром янында сату итте. Сату барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев та танышты, район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм  Актаныш  хезмәтчәннәренә сыйфатлы сәүдә һәм үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде.

8 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтте. Полиция вәкилләре тәүге котлау сүзләрен  башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариевтан кабул иттеләр. Ихлас теләкләрен ирештергәннән соң, Илфак Шамил улы Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча  полиция участогының өлкән вәкиле, полиция капитаны Илнур Илсур улы Дәүләтовка район башлыгы Э.Н.Фәттахов имзалаган “Мактау грамотасы”, Россия ЭЭМ Актаныш районы бүлегенең миграция сораулары буенча бүлекчәсенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Юлия Мөнәвир кызы Сергеевага “Рәхмәт хаты” тапшырды.

Хөрмәтле Актаныш районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 

Һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан эчкерсез матур теләкләрне кабул итеп алыгыз!

 

Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен яклауга, иминлек һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә багышлагансыз.

 

Аерым рәхмәтемне үзләренең бурычларын намус һәм фидакарьлек белән башкарган ветераннарга җиткерәм.

 

Чын күңелдән сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!

Бүген - 10 ноябрь  көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

2017 елның июнь аеннан хастаханәгә Эль-Айюби Эль Амир Аззам Эль Амир Хассан исемле табиб-патологоанатом эшкә кайткан. Аззам Хассан  - гистолог-патологоанатом. Гистологик тикшеренүләрне районда башкару өчен иганәчеләр - "Теко"- "Астра" фәнни -техник үзәген җитәкләүче Флорид Рәсүл улы Бәшәров,  “БлагоДарение ” фондының президенты Салихов Фәрит Муллагали улы ярдәм күрсәткән.

Барлык кирәкле җиһазлар алынып, гистологик тикшеренүләр сентябрь аеннан үзебездә үткәрелә башлады. Шушы вакыт эчендә 81 тикшерү үткәрелгән, шулар эченнән 8 шеш барлыкка килү очрагы ачыкланган – шуның 5 се – яман, 3 се гадәти шеш.

Түбән Кама каласында 1-2 ноябрь көннәрендә республика белем бирү учреждениеләренең Яшь армиячеләр отрядлары арасында Бөтенроссия слеты кысаларында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының “Хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзер” республикакүләм фестивале уздырылды.

Үз көчләрен сынап карау өчен барлыгы 25 команда катнашты анда. Ике көн дәвамында барган ярышта Актанышның 1 нче  урта мәктәбеннән Сафина Злата, Валиуллина Кәүсәрия, Салихов Солтан һәм Талипов Алмаздан торган команда ярышларда катнашып, призер исемен яулап кайттылар( җитәкчеләре тынычлык иминлеге нигезләре фәне укытучысы Хаҗиев Равил Фәгыйтьҗан улы).

Халыктан кергән сорауларның чишелеше 2018 елда Чуракай җирлегендә шул рәвешле хәл ителгән.

Чуракай авылында халыктан җыелган үзара салым акчасына  су зонасы койма белән тотылган.

 Иске Әгъбәс авылы зиратында – 253, Җылан зиратында 263 метр ара койма белән әйләндереп алынган, җирлектәге өч зиратка да элмә такталар куелган.

Җирлектә шулай ук  урамнарга утлар кую дәвам итә.

«Коррупциягә каршы иҗат» республика иҗади эшләр конкурсында 30 яшькә кадәрге укучылар, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре катнаша ала. Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б.лар. Ярышларда җиңүчеләр диплом һәм призлар алачак, ә аларның эшләре министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин. 

«Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы 256-ФЗ номерлы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, ана капиталына сертификат бирү вакыты кыскартылган. Әгәр элегрәк сертификат бирү турындагы гаризаны карауга закон бер ай вакыт бирелсә, хәзер срок Россия Пенсия фондына гариза бирү датасыннан исәпләнә башлап, унбиш көнгә кадәр кыскартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International