ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасы авыл хуҗалыгын үстерү турында һәм Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында федераль законнарга өченче, ахыргы, укылышта үзгәрешләр кертте, алар сәүдә челтәрләре өчен һәм сәүдә челтәрләренә азык-төлек товарларын китерүне гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен азык-төлек товарларын утильләштерү яисә юкка чыгару белән бәйле чыгымнарны кайтаруны тыя.

13 ноябрь көнне 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар элемтә көне» үткәрә.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти- Багаутдинов Азат Фирдәвис улы  һәм  әнисе-  Багаутдинова Алина Рәуф кызы  көтеп алынган дуртенче балалары -  улларына  Замир исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

Зәйнең балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү педагоглары өчен техник юнәлештәге авиамодель эшчәнлеге буенча республика семинары булды. Аңа республика район-шәһәрләреннән өстәмә белем бирү педагоглары чакырылды. Кунаклар иҗат йорты, аерым алганда техник юнәлештәге авиамодель эшчәнлеге белән якыннан танышты, мастер-класслар аша очкыч ясау һәм аларны ясау үзенчәлекләре буенча мәгълүмат алды.

2016 елдан үзәк китапханә хезмәткәрләре, яңа китап укучылар булдыру максатыннан, “Күчмә китапханә”не кабаттан хәрәкәткә китерде. Шул уңайдан алар үзәк хастаханә, социаль яклау бүлеге, хәрби комиссариат, мәгариф һәм мәдәниятнең үзәкләштерелгән бухгалтериясе белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Һәр ай саен андагы хезмәткәрләрнең сораулары буенча китап, журналлар алып баралар, китапханәчеләр үзләре дә яңа китаплар тәкъдим итәләр. Төрле темага багышлап күргәзмәләр тәкъдим итәләр, күзәтүләр, җанлы әңгәмәләр оештырыла. 8-12 ноябрь аралыгындагы мондый очрашулар Г.Галләмова, А.Әхмәтгалиева, К.Җәмит, Р.Сәләхив, Шәйдуллина-Морат, Г.Сафиуллина китаплары буенча оештырылган иде. Китап укучылар үзләренә кирәкле китапларны сайладылар.

Хезмәт канунына нигезләнеп, эшченең айлык эш хакы билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булырга тиеш түгел. Хезмәт канунының минималь хезмәт хакы түләүгә кагылышлы өлешен бозган җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Моңа бәйле эшчегә исәпләнелгән эш хакы (айлык норма һәм хезмәт бурычлары тулысынча үтәлгән очракта) минималь хезмәт хакы күләменнән түбән булган очракта, ул ТРның Дәүләт хезмәт инспекциясенә, судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә ала. Хезмәт кануны бозылганда исә административ штрафка тарту каралган.

Киңәшмә барышында райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы, салым җыю,  авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр  барышы, кышка әзерлек  һәм башка хәл итәсе  мәсьәләләр каралды.

Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифьянов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитеты җитәкчесе  Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева, федераль салым хезмәтенең районара инспекциясенең 9 санлы бүлеге Баш салым Дәүләт инспекторы Инзилә Кулиева, Актаныш электр челтәре бүлекчәсе җитәкчесе Марат Шакиров чыгыш ясадылар.

Федераль салым хезмәте исегезгә төшерә: 2017 ел өчен милек салымнарын түләү срогы (физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнары) 2018 елның 3 декабрендә чыга. «Физик затлар өчен шәхси кабинет» хуҗалары салымнарны өйдән чыкмыйча Интернет-сервис аша түли ала.

 

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә беренче тапкыр эскро-счетлар системасы буенча өлешләп катнашу шартнамәсен - махсус счетлар системасы буенча дәүләт теркәве өчен документлар тапшырылды.

 

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән законнардагы яңа таләпләр үз көченә керә. Алар нигезендә өлешләп катнашу килешүләре буенча күчемсез милек белән алыш-бирешләр буенча исәп-хисап эскроу счетыннан файдаланып башкарылачак. ДДУ нәтиҗәләреннән соң, өлешләп түләүче банкта эскроу счетын ача, анда ул керткән акчалар төзүче тарафыннан йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт белдергәнче һәм бер фатирга карата милек хокукы турында ЕГРНнан өземтә сакланачак. Шуннан соң гына төзүче өлешчеләрнең акчаларын үз исәп-хисап счетына ала алачак.

9 ноябрьдә Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче яшьләр форумында катнашты.

 

Форум кысаларында «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы " Җирле иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды, катнашучылар белем бирү тренингларында һәм мастер-классларында булдылар, шулай ук шәһәр һәм республиканың яшьләр сәясәтен үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча социаль проектлар эшләде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International