13 ноябрь көнне 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар элемтә көне» үткәрә.
Физик затлар милкенә салым түләү срогы бетеп килә һәм күп кенә гражданнар әлеге салымның күләме объектларның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнүен белә.
Казан халкы сорауларына Росреестр Идарәсенең күчемсез милек кадастр бәясе бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова (843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.