ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

15 ноябрь көнне 13.30 сәгатьтә "Торак-коммуналь киңәшләр» программасы туры эфирда булачак, анда махсус кунак Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашачак.

 

Дәүләт регистраторы җир кишәрлекләре ияләренә закон өлкәсендәге яңалыкларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Аерым алганда, сүз 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында" федераль закон турында барачак.

2018 елның 13 ноябрендә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» федераль законның 31 нче маддәсенә, автомат тышкы дефибрилляторлардан файдаланып, беренче медицина ярдәме күрсәтү өлешендә үзгәрешләр проекты хупланды. Аларны кешеләр күпләп яши торган урыннарда урнаштыруны тәэмин итү һәм дефибриллятор куллану күнекмәләре булмауга карамастан, теләсә кайсы кешегә рөхсәт итү тәкъдим ителә.

13 ноябрьдә Дәүләт Думасы икенче укылышта РФ Салым кодексына махсус салым режимын билгели торган үзгәрешләр кабул итте.

 

Әлеге салым режимын эшләп чыгару өчен аны эксперимент сыйфатында Россиянең дүрт субъектында (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Калуга өлкәсендә) кертү планлаштырыла.

2018 елның 15 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, халык өчен телефон «Кайнар элемтә» ачылачак. Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар элемтә" телефоны: 8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә.

Бүген хакимият залында район Советы сессиясенең өченче чакырылыш утыз икенче утырышы узды. Сессияне Актаныш районы Советы рәисе, район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

Утырышта  район суды рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Район Советы утырышының көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды: Актаныш муниципаль районының 2018 елның 9 аенда бюджет үтәлеше,  Актаныш муниципаль районының 2019-2021 нчы елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы, Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 нче еллар план чорына бюджеты.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр. Тиешле карар Татарстан Дәүләт комитетының Тарифлар буенча килештерү комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу карар нигезендә, Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия ала алачак.

Моңа кадәр республикада төбәк стандарты 21 процентны тәшкил иткән иде.

 

“Трассаның озынлыгы 400 м, гомум мәйданы 100 гектар булыр дип уйлыйбыз”, - диде Гарипов. Тау чаңгысы спорт комплексы районның Сабантуй уза торган мәйданы белән универсаль спорт комплексы янындагы урынны билиячәк.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген – 13 ноябрь көнне хакимият бинасында - киңәшмәләр залында  муниципаль район Советының   бюджет, салымнар, финанс мәсьәләләре, законлылык һәм хокук саклау буенча комитетларының утырышы узды. Анда  район Советының чираттагы  32 нче утырышы көн тәртибенә тәкъдим ителәсе мәсьәләләр каралды.

Чаллыда узган социаль ярминкәдә  Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман муниципаль районнарның социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары һәм социаль ярминкәне оештыручы “Перспектива” ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Актаныш районын Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы тәкъдим итте.

      “Без-дөнья ул!” республика медиаконкурсы  яшьләр арасында  мәдәниятара һәм конфессияара диалогны үстерүгә, Татарстан Республикасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны саклап калуга юнәлдерелгән контент эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International