Актаныш районында тау чаңгысы спорт комплексы төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га район башкарма комитетының төзелеш эшләре буенча урынбасары Руслан Гарипов сөйләде.
“Районның өстәмә бюджетыннан 4 млн 500 сум бүленеп, тау чаңгысы комплексының проектын эшләүгә конкурс игълан ителде”, - диде урынбасар.
“Трассаның озынлыгы 400 м, гомум мәйданы 100 гектар булыр дип уйлыйбыз”, - диде Гарипов. Тау чаңгысы спорт комплексы районның Сабантуй уза торган мәйданы белән универсаль спорт комплексы янындагы урынны билиячәк.
Урынбасар сүзләренчә, районда тау чаңгысы спорты төзү идеясе 2011-12 елларда, Энгель Фәттахов Мәгариф һәм фән министры булып киткәнче, Актаныш белән идарә иткән чорда ук туган.
“2011 елда, Энгель Фәттахов район башлыгы булган вакытта ук, универсаль спортзалга фундамент салынган иде. Аның янәшәсенә тау чаңгысы спорт комплексы төзү идеясен ул шул вакытта ук күтәрде”, - диде урынбасар. Гарипов сүзләренчә, проект әзер булгач, тау чаңгысы спорт комплексын төзү өчен акча табарга кирәк була.
“Президентка чыгарбызмы, нефтьчеләр ярдәмен сорарбызмы – әлегә белмибез. Әмма акча вакытында табылса, төзелеш эшләрен язын башлап, комплексны бер сезонда сафка бастырырга була”, - диде Актаныш районы башкарма комитетының төзелеш эшләре буенча урынбасары Руслан Гарипов.