ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле сайлаучы!

Сезне 2018 елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарның үзара салымы буенча җирле референдумда тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Ул сез беркетелгән сайлау участогының тавыш бирү бинасында үткәреләчәк.

Үзегез белән паспор алырга онытмагыз !!!

Участок сайлау комиссиясе

 


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр иткәнчә, Росреестр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын алып баруның федераль дәүләт мәгълүмат системасына керү ачкычы ярдәмендә мәгълүмат бирү сервисы эшен яңадан башлап җибәргән. Сервис керүче мөрәҗәгатьләрнең кискен артуы аркасында килеп чыккан куркынычларны бетерү зарурлыгы белән бәйле рәвештә вакытлыча сүндерелгән иде. Росреестр сервис эшен кыска вакыт эчендә торгызу өчен барлык техник һәм оештыру ресурсларын мобилизацияләде. Татарстан Росреестры гариза бирүчеләрнең игътибарын ЕГРН ФГИСЫНА керү ачкычы ярдәмендә мәгълүматлар бирү сервисының эшен туктатып тору Росреестрның дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессына йогынты ясамады. Росреестрның барлык хезмәтләре, хокукларны теркәүне, кадастр исәбен алуны һәм ЕГРНнан мәгълүмат бирүне дә кертеп, штат режимында КФҮ – МФЦ офисларында да, электрон рәвештә дә күрсәтелгән.

«ТР сатып алуларны үстерү үзәге» ТР ДУП Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе белән берлектә 2018 елның 28 ноябрендә «Дәүләт сатып алулары һәм СМП: үсеш нәтиҗәлелеге һәм перспективалары»темасына Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр белән түгәрәк өстәл планлаштыра. Түгәрәк өстәлнең максаты - заказчылар һәм сатып алуларда катнашучылар арасында ачык, конструктив диалогны тәэмин итү, шул исәптән МСП белән, заказ бирүчеләр һәм сатып алуларда катнашучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алуларның нәтиҗәлелеген тәэмин итүче тәкъдимнәр эшләү.

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» федераль законны гамәлгә ашыру максатларында  20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырылачак.

Бу көнне Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай хокукый консультация чаралары үткәрү планлаштырыла.

“Яшьлек” мәдәни үзәгендә 9-12 сәгатьләрдә район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов җитәкчелегендә һәр юнәлеш  буенча да компетентлы белгечләр кабул итү үткәрә.

Балалар иҗат үзәге базасында “Буыннар бердәмлеге” дип исемләнгән семинар узды. Семинарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан алынган грант кысаларында “Егоза” белем бирү үзәге уздырды. Проектның җитәкчесе “Егоза” белем бирү үзәге директоры педагогик фәннәр кандидаты Реснянская Наталья Леонидовна.  Семинарны педагогик фәннәр кандидаты, яшүсмерләр һәм педагоглар өчен  күп  программалар һәм проектлар авторы  Дергунов Владимир Александрович үткәрде. Беренче өлештә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, класс җитәкчеләре, икенче өлештә балалар бакчасы тәрбиячеләре, педагог-психологлар, ата-аналар катнашты. Автор “Буыннар бердәмлеге” интерактив программасы белән таныштырды һәм аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты.  Семинар эшлекле һәм файдалы узды.

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булды. Район башлыгы Энгель Фәттахов  Сәкинә Шәймиева вафаты уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде. Казандагы “Мәрҗани” мәчетендә җомга намазы укылганнан соң, Сәкинә Шәймиевага җеназа намазы укылачак.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 15 ноябрендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Skype аша пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча беренче тапкыр бушлай консультация ача. Бу көнне сәгать 10нан 16.00 сәгатькә кадәр Пенсия фонды бүлеге белгечләре түләү, индексация һәм пенсияне яңадан исәпләү буенча сорауларга җавап бирәчәкләр. Skype ТР буенча РПФ бүлекчәсе адресы: opfrrt.

 «Заманча технологияләр ярдәмендә без бүлек белгечләре белән скайп буенча видеоэлемтә оештырабыз. Бу бик уңайлы. ГражданинРоссия Пенсия фонды хезмәткәре белән элемтәгә чыгып, онлайн консультация алырга һәм аны кызыксындырган барлык сорауларга җавап алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе элемтә үзәге телефоны 279-27-27 номеры буенча дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.

 

 

2 һәм 9 ноябрь көннәрендә социаль белем бирү академиясендә ТР Иҗтимагый палата әгъзалары, ТР дәүләт һәм муниципаль идарәсе өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге үзәге әгъзалары, министрлык, ведомство һәм муниципаль хакимият органнары җәмәгатьчелек советы вәкилләре, депутатлар “Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларының җәмәгатьчелек күзәтүен тормышка ашыруы” программасы буенча белемнәрен күтәрделәр һәм сертификатлар алдылар. Әлеге укуда Актаныштан район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова һәм совет әгъзасы Ләйсән Газизова катнашып, белемнәрен күтәрделәр һәм сертификатлар алдылар.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының «Әнәк» агрофирмасы  фермаларында савым сыерларын аксымга бай азык белән тукландыру аркасында сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга ирешкәннәр.

 

Агрофирмада бөртекле фураж азыгын җәйпәкләндерелгән кукуруз орлыгыннан әзерлиләр. Мондый азык, биологик консервантлар кулланып, инновацион технология буенча җитештерелә. Кукуруз терлекләр рационында ел әйләнәсе кулланыла.

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов  белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре катнашында «Әнәк” агрофирмасының Әтәс, Иске Кормаш бүлекчәләрендә булды. Семинарда катнашулар җәлпәкләндереп әзерләнгән кукуруздан фураж әзерләү тәртибе, рукав ысулы белән кукурузны саклауга кую барышы белән таныштылар, фикер алыштылар.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан 2014 елдан контроль-күзәтчелек чараларын планлаштырганда куркыныч-юнәлешле якын килү гамәлгә ашырыла. Бу контроль-күзәтчелек чараларын планлаштыруның методик алымнарын яңадан карарга, өстенлекләрне билгеләргә һәм, барыннан да элек, кеше сәламәтлегенә зыян китерүнең югары потенциаль куркынычы булган эшкуарлык эшчәнлеге объектларын тикшерүгә бөтен көчләрен тупларга мөмкинлек бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International