ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

18 ноябрь көнне референдумда катнашучы 22813 кешенең 15555е референдум ны яклап тавыш бирде -   83,92 процент.

Бүген – 19 ноябрь көнне Такталачык авылында 200 урынлык җәмәгать үзәге тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Авыл халкының сөенечле мизгелләрен Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов уртаклашты.

Бай тарихлы, татар дөньясына Мөхтәр Мутин, Гамил Авзал, Альберт Фәтхи кебек данлыклы мәшһүр шәхесләрен биргән   Такталачык авылының җәмәгать үзәген ачканнан соң, Рафис Тимерхан улы авыл белән танышты. Яңа төзелеп ачылган мәчеттә һәм Такталачык мәктәпләрендә булып, авыл халкы, мәктәп укучылары  белән аралашты ул.

-Актаныш районы Пучы авылында яңа балалар бакчасы төзергә кирәк, - әлеге фикерне ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган ягына кайткач, якташларының үтенече буларак җиткерелгән иде.

Халык соравы игътибарсыз калмады. Тиз арада  төзелеш эшләре башланып китте, бер ел эчендә мәһабәт бина сафка басып, бүген – 19 ноябрь көнне “Сандугач” балалар бакчасы тантаналы төстә үз ишекләрен ачты. Авыл халкы, балалар белән сөенечле мизгелләрне Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов уртаклашты.


18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Актаныш районында көндезге  уникегә гә барлык сайлаучыларның 38, 33 проценты үз тавышын бирде.

Авыл җирлекләрендә барлыгы 46 сайлау участогы эшли. Районда барлыгы 22906 сайлаучы, шуларның 7359 ы Актаныш авылында.

 

Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан  җыелган акчалар суммасыннан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.

Һәр җирлекнең үз проблемасы бар.  Үзара салым программасы нигезендә,  Актаныш үзәгендә һәм авылларда юл эшләре башкарыла, зиратлар төзекләнә, су башнялары, кое, чишмә тирәләре, территорияләр, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл тирәләре тәртипкә китерелә, алар өчен төзелеш материаллары кайтарыла, яңалары сафка баса, урам утлары, суүткәргечләр ремонтлана, гидрантлар урнаштырыла, елга аша күперләр, балалар мәйданчыклары төзелә, су мәсьәләсе уңай хәл ителә. Һәр җирлек актив эшли - халык үзен борчыган сорауның чишелешен  планлаштыра үзара салымда җыелган акчага. Безнең керткән акча республикадан дүрткә арттырылып кайта. Шуна күрә, мин ышанам, район халкы бүген дә референдумда актив катнашыр, үз тавышын бирер.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән иртәнге 8 сәгатьтә Актаныш авылындагы Ленин проспектында урнашкан технологик техникумга  -  621 нче  сайлау участогына референдумда катнашу өчен килде.

Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алдылар һәм кабиналарга кереп, үз тавышларын бирделәр. Берничә секундтан соң һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды.

 

Актаныш районында үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары иртәнге 7 сәгатьтән ачылды. Авыл җирлекләрендә барлыгы 46 сайлау участогы эшли. Районда барлыгы 22906 сайлаучы, шуларның 7359 ы Актаныш авылында.

Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан  җыелган акчалар суммасыннан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.

 


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Казанда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең конференциясе узды. Анда узып баручы елга нәтиҗә ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан Төбәкара бүлегенең ХХVIII конференциясендә Фәттахов Энгель Нәвап улы - Актаныш җирле бүлекчә секретаре, сәяси Совет Рәисе; Исламова Зәһинә Гафурҗан кызы - Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе; Вахитов Ильшат Рәфит улы – “Яшьлек” башлангыч партия оешмасы секретаре, сәяси Совет әгъзасы катнаштылар.

 

 

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе, сәяси Советы еллык эшчәнлек буенча нәтиҗәләр чыгарганда аеруча активлык күрсәткән партиядәшләрне  бүләкләде.

 Төбәкара сәяси Советның  Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

-Партия эшчәнлегендә актив, намуслы һәм эчкерсез хезмәте өчен җирле бүлекчә секретары вазифасын вакытлыча башкарган, җирле сәяси Совет әгъзасы булган Кәрамов Айрат Сөнәгать улы;

-Татарстан бүлекчәсе сәяси Советы исеменнән фракция эшчәнлегенә саллы өлешен керткән, сәяси Совет әгъзасы – Бариев Илфак Шамил улы.

Җирле бүлекчә тарафыннан игълан ителгән республика конкурсларының район этабында җиңүчеләр:

 -“Самое лучшее первичное отделение” конкурсында Сәфәр башлангыч оешмасы җиңү яулады.

 

“Лидер года” конкурсы җиңүчесе Актаныш җирле бүлекчәсе секретаренең Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде:Күҗәкә башлангыч оешмасы җитәкчесе – Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова.

“Дети рисуют страну” проекты буенча җиңүче - Такталачыктан Газетдинова Гөльяр.

 

Парад Победы проекты делегаты Богадыдан Хәбибуллин Риназ Ришат улы.

 

Актаныштан Назил Назиф улы Латипов  Яшь гвардиячеләрнең эшчәнлеге өчен бүлекчәнең башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

-Көрәш дөньясына танылган батырлар биргән әти, үз төбәгенең хөрмәткә ия хезмәт кешесе – Илфат Әнвәров,  гап-гади авыл механизаторы 12 ел рәттән Актаныш сабантуеның баш батыры калып та үзенчәлекле рекорд куйды заманында. Актанышта, республикада Әнвәровлар көрәшчеләр буларак билгеле. Илфат, уллары Илфир, Айнур, Тәүфикъ, Шәфкать - бар да оста көрәшчеләр, танылган батырлар. Барысының да башында Илфат абый торды, - дип, бүген – 17 ноябрь көнне “Актаныш” спорт үзәгендә Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесен ачу тантанасында яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итте Актаныш көрәш федерациясе рәисе – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International