Батыр рухы көрәш бәйгесендә яши, һәр ел саен аның туган көнендә яңа көрәшче батырлар туа

2018 елның 17 ноябре, шимбә

-Көрәш дөньясына танылган батырлар биргән әти, үз төбәгенең хөрмәткә ия хезмәт кешесе – Илфат Әнвәров,  гап-гади авыл механизаторы 12 ел рәттән Актаныш сабантуеның баш батыры калып та үзенчәлекле рекорд куйды заманында. Актанышта, республикада Әнвәровлар көрәшчеләр буларак билгеле. Илфат, уллары Илфир, Айнур, Тәүфикъ, Шәфкать - бар да оста көрәшчеләр, танылган батырлар. Барысының да башында Илфат абый торды, - дип, бүген – 17 ноябрь көнне “Актаныш” спорт үзәгендә Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесен ачу тантанасында яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итте Актаныш көрәш федерациясе рәисе – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов.

Илфат Әнвәров истәлегендәге көрәш бәйгесе быел дүртенче тапкыр узды, һәр елны батырның туган көнендә – 18 ноябрьдә үткәрү традициясе дә барлыкка килде бәйгесенең. Быел да батырның гаилә дуслары, көрәштәшләре, уллары, шәкертләре олуг остазны хөрмәтләп бәйгегә җыйналды. Яшь көрәшчеләр  – укучылар бил алышырга   Азнакай, Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, Башкортстанның Илеш районыннан остазлары белән килделәр.

Узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап бүгенгәчә татарның  көрәш келәмендә  Әнвәровлар батыр кала һәм үз үрнәкләрендә яшь көрәшчеләр тәрбияли. РСФСРның спорт остасы, ТАССР Чемпионы, Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе Илфат Әнвәровның оныклары Рамазан, Салих, Гадел  дә бил алышты бүгенге көрәш бәйгесендә.

Озак еллар дәвамында Актанышта татар көрәше федерациясен җитәкләп, көрәшнең республика югарылыгында дәрәҗәсен күтәреп, төрле бәйгеләр аша яңа буын көрәшчеләр тәрбияләүдә тренерлар белән бергәләп эшләп, хәзер хоккей федерациясен җитәкләүче район башлыгы Энгель Фәттахов әлеге көрәш турнирын югары дәрәҗәдә үткәрүдә иганәче буларак катнашучы Әнвәровларның гаилә дуслары һәм көрәштәшләре Рәис Фәнис улы Газизовка, Мирзасалих Миркасыйм улы Хәниповка рәхмәтен белдерде, Рәхмәт хатлары турнирның йомгаклау өлешендә ияләренә тантаналы тапшырылды.

Илфат Әнвәровның туганнары, уллары, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, аның урынбасары Ләйсән Нурлыева көрәшченең якты истәлеген яңартып, фикерләрен белдерделәр, көрәшче истәлегенә узучы турнирга озын гомер теләделәр.

Балалар арасында көрәш киеренке барды, һәр үлчәү авырлыгында иң көчлеләр ачыкланды, баш хөкемдар Илфат Әнвәровның улы Илфир матур көрәш үрнәкләрен хуплап, бәяләп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International