Район башлыгы Энгель Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән референдумда тавыш бирде

2018 елның 18 ноябре, якшәмбе

Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән иртәнге 8 сәгатьтә Актаныш авылындагы Ленин проспектында урнашкан технологик техникумга  -  621 нче  сайлау участогына референдумда катнашу өчен килде.

Башка сайлаучылар кебек үк, алар үз паспортларын күрсәтеп бюллетеньнәр алдылар һәм кабиналарга кереп, үз тавышларын бирделәр. Берничә секундтан соң һәркайсы тутырылган бланкларны үтә күренмәле урнага салды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International