Актаныш районында үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары иртәнге 7 сәгатьтән ачылды. Авыл җирлекләрендә барлыгы 46 сайлау участогы эшли. Районда барлыгы 22906 сайлаучы, шуларның 7359 ы Актаныш авылында.
Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан җыелган акчалар суммасыннан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.