“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе, сәяси Советы еллык эшчәнлек буенча нәтиҗәләр чыгарганда аеруча активлык күрсәткән партиядәшләрне бүләкләде

2018 елның 17 ноябре, шимбә

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе, сәяси Советы еллык эшчәнлек буенча нәтиҗәләр чыгарганда аеруча активлык күрсәткән партиядәшләрне  бүләкләде.

 Төбәкара сәяси Советның  Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

-Партия эшчәнлегендә актив, намуслы һәм эчкерсез хезмәте өчен җирле бүлекчә секретары вазифасын вакытлыча башкарган, җирле сәяси Совет әгъзасы булган Кәрамов Айрат Сөнәгать улы;

-Татарстан бүлекчәсе сәяси Советы исеменнән фракция эшчәнлегенә саллы өлешен керткән, сәяси Совет әгъзасы – Бариев Илфак Шамил улы.

Җирле бүлекчә тарафыннан игълан ителгән республика конкурсларының район этабында җиңүчеләр:

 -“Самое лучшее первичное отделение” конкурсында Сәфәр башлангыч оешмасы җиңү яулады.

 

“Лидер года” конкурсы җиңүчесе Актаныш җирле бүлекчәсе секретаренең Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге белән бүләкләнде:Күҗәкә башлангыч оешмасы җитәкчесе – Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова.

“Дети рисуют страну” проекты буенча җиңүче - Такталачыктан Газетдинова Гөльяр.

 

Парад Победы проекты делегаты Богадыдан Хәбибуллин Риназ Ришат улы.

 

Актаныштан Назил Назиф улы Латипов  Яшь гвардиячеләрнең эшчәнлеге өчен бүлекчәнең башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International