ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Якташыбыз – Россиянең атказанган ветеринар табибы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь,  күп санлы җырлар авторы -  Үмәнәй егете Филүс Хисаметдиновның “Җырларымда – гомер агышым” иҗат бәйрәмен бүген – 21 ноябрь көнне район мәдәният йортында тамашачы алкышлап кабул итте.   

Иҗат кичәсендә  сүз һәм моң агылудан туктамады. Кичәнең кунаклары – милләтнең танылган композиторлары һәм җырчылары Резеда Шәрәфиева, Бәширә Насыйрова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәдиф Зарипов, Фәридә Фәйзуллина, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә Сафиуллина, Чулпан Йосыпова, Ильяс Шәрипов, Айгөл Нәбиуллина шагыйрьнең хис-кичерешләрен, күңеле тирәнлеген, үтелгән гомер юлын язмыш бормалары аша үтә дә нечкә һәм хисси итеп, Актаныш тамашачысына тәкъдим иттеләр.

Өч секция һәм пленар утырыш барышында Бөтенроссия конференциясендә катнашучылар, докладларда һәм чыгышларда яңгыраган төп нигезләмәләргә һәм тәкъдимнәргә таянып, Татарстанда һәм Россия Федерациясе төбекләрендә татар төбәк тарихын өйрәнү һәм этник туризмны алга таба үстерү, татар авыллары тарихын язганда тарихи-мәдәни мирасны җентекләп өйрәнү, саклау, куллану һәм таныту кысаларында, татар халкының милли традицияләрен, рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, кәсепләрен һәм мәдәниятен үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Мин, Гобәйдуллина Фәйрүзә Фаяз кызы Актаныш районы вәкиле буларак, “Актаныш төбәгендә этнотуризмны үстерү кысаларында милли һөнәрчелек” дип исемләнгән доклад белән уңышлы гына чыгыш ясадым һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләндем.

Стратегия-2030 мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча стратегик сессияне видеорежимда ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды, анда район һәм шәһәр башлыклары катнашты.  “Югары икътисад мәктәбе” ректоры Ярослав Кузьмин сессиядә катнашып, Татарстанның 2015-2018 еллардагы эшчәнлегенә бәя бирде, тәкъдим-фикерләрен белдерде, киңәшләрен бирде.

 

15-18 ноябрь көнне Казанның үзәк шахмат мәктәбендә  классик шахмат буенча җиденче тапкыр  республика чемпионаты үтте. Анда 14 команда арасында Актаныш район командасы чемпион исемен яулады. Бу – аларның алтынчы мәртәбә республика чемпионы исемен яулаулары!

Команда составында: Ригинат Нуриәхмәтов, Ленар Газыев, Марат Имамов, Фәһим Галимов, Роза Гыймазова, Илдар Имамов, Таһир Хөрмәтуллин, Фирүзә Нәбиева.

Тиз йөрешле шахмат, блиц-5 минутлык шахмат, классик шахмат – өч төрле ярышта да безнекеләр беренче булды!

Районыбыз данын яклап, җиңү яулаган шахматчыларны чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез!


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

20 ноябрьдә Татарстан Росреестры быел өченче тапкыр бердәм Консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның 10 еллыгына һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 9 ел тулуга багышлана.

24 ноябрьдән “Син – эшмәкәр” дип исемләнгән программа старт ала. Гариза бирергә өлгер.

 

Программада катнашу өчен molpred116.ru сайтында теркәлергә кирәк.

19 ноябрь көнне Актанышка булган эшлекле сәфәре кысаларында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов Актаныш гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән дә  танышты. Кунаклар игътибарына гимназия укучылары һәм укытучы-тәрбиячеләр коллективы тарафыннан тормышка ашырылып килүче проектлар тәкъдим ителде. "Ак җилкән" газетасы, робототехника, "Кызыклы тәнәфес" электрон кулланмасы, 3D-проекция, "Шәкерт" электрон белем порталы, төрек телен өйрәнү һ.б. түгәрәкләр эшчәнлеген министр зур кызыксыну белән күзәтте.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге Р.Мустафин исемендәге “Ак фильм” киностудиясендә шөгыльләнүче балалалар белән (җитәкчесе Хаҗиева Алмазия Индус кызы) «Актанышым – Ак илем» проекты буенча эшен дәвам итә.  Алмазия Индус кызы һәр атнаның чәршәмбесендә архивның уку залында дәресләрен алып бара, балалар архив бүлеге грантка откан яңа җиһазларда сюҗетлар төшерәләр, аларны бергәләп карыйлар һәм анализ ясыйлар.

16 ноябрь көнне «Тылсым» мәктәп- балалар бакчасында Актаныш балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере сыман без бердәм һәрвакыт ” исеме астында беренче сыйныф укучылары(Гафурова Алсу Илгиз кызы) белән толерантлык дәресе үткәрделәр. Әлеге дәрестә укучылар Толерантлык көненең тарихы белән таныштылар, презентация карадылар. Укучылар белән “Толерантлык” сүзенең мәгънәсе, әлеге сүзнең актуальлеге турында сөйләшүләр алып барылды. Әлеге әңгәмәдә толерант мөнәсәбәтләргә, толерант шәхес, тәрбияви максатларга аеруча басым ясалды. Рус, чит ил һәм татар әдәбиятендә толерантлык күренешенә ия булган әкиятләргә кузәтү ясалды. Балаларга толерантлыкның символын ясау аеруча ошады.

Күҗәкә авыл китапханәсенә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар экскурсиягә килделәр. Балаларны шат күңел белән китапханәче Ләйсән Акмалова   каршы алды. Ул балаларны китапханә эшчәнлеге белән таныштырды.   Шулай ук балалар шагыйрьләренең иҗатына багышланган буктрейлер да балалар күңеленә хуш килде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International