Моң-сагышка тулган күңеле, моңлы җырлар көтә йөрәге – Филүс Хисаметдинов

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Якташыбыз – Россиянең атказанган ветеринар табибы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, шагыйрь,  күп санлы җырлар авторы -  Үмәнәй егете Филүс Хисаметдиновның “Җырларымда – гомер агышым” иҗат бәйрәмен бүген – 21 ноябрь көнне район мәдәният йортында тамашачы алкышлап кабул итте.   

Иҗат кичәсендә  сүз һәм моң агылудан туктамады. Кичәнең кунаклары – милләтнең танылган композиторлары һәм җырчылары Резеда Шәрәфиева, Бәширә Насыйрова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәдиф Зарипов, Фәридә Фәйзуллина, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә Сафиуллина, Чулпан Йосыпова, Ильяс Шәрипов, Айгөл Нәбиуллина шагыйрьнең хис-кичерешләрен, күңеле тирәнлеген, үтелгән гомер юлын язмыш бормалары аша үтә дә нечкә һәм хисси итеп, Актаныш тамашачысына тәкъдим иттеләр.

Сәхнә түренә көчле алкышлар астында бергәләп күтәрелгән ике олуг шәхес – Филүс Хисаметдинов һәм Энгель Фәттахов рәхмәт хисләрен белдерделәр. Энгель Нәвап улы мәшһүр якташыбыз Филүс агага Актанышны данлаган күпьеллык мактаулы хезмәте, районыбыз тарихын барлаудагы ярдәме һәм шигърияте, иҗаты өчен актанышлылар исеменнән тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен белдереп -  Рәхмәт хаты, Актаныш чәкчәге тапшырды. Туган якта күңеле нечкәргән, иҗат дәрте һәм илһам алган Филүс Хисаметдинов үзен олылап кабул иткән, шәхесенә һәм иҗатына хөрмәт күрсәткән Актаныш халкына, җитәкчеләргә һәм район башлыгы Энгель Нәвап улына ихлас рәхмәтен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International