“Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары”

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә  “Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары” Бөтенроссия фәнни- гамәли конференциясе узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты катнашында уздырды. Әлеге чара этник туризмны һәм туган якны өйрәнүне алга таба үстерү эшендә әһәмиятле вакыйга булып тора. Шулай ук Татарстан һәм татар халкы турында тарихи-мәдәни белем-мәгълүматларны тарату, шулай ук алга таба да Татарстанда, төбәкләрдә табигать объектларын, тарихи- мәдәни мирас объектларын реаль рәвештә саклау һәм гамәлдә файдалану, аерым төбәкләрдә, гомумән Россия Федерациясендә һәм аннан читтә яшь буынны туган якка һәм үз халкына мәхәббәт рухында тәрбияләүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтелде.

Өч секция һәм пленар утырыш барышында Бөтенроссия конференциясендә катнашучылар, докладларда һәм чыгышларда яңгыраган төп нигезләмәләргә һәм тәкъдимнәргә таянып, Татарстанда һәм Россия Федерациясе төбекләрендә татар төбәк тарихын өйрәнү һәм этник туризмны алга таба үстерү, татар авыллары тарихын язганда тарихи-мәдәни мирасны җентекләп өйрәнү, саклау, куллану һәм таныту кысаларында, татар халкының милли традицияләрен, рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, кәсепләрен һәм мәдәниятен үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Мин, Гобәйдуллина Фәйрүзә Фаяз кызы Актаныш районы вәкиле буларак, “Актаныш төбәгендә этнотуризмны үстерү кысаларында милли һөнәрчелек” дип исемләнгән доклад белән уңышлы гына чыгыш ясадым һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләндем.

Конференция программасына кергән Казан шәһәренең Киров районы 15 нче номерлы татар гимназиясе белән танышу, этнография музее ачу тантанасы, Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни табигый музей-тыюлыгында экскурсия, Казан 1000 еллыгы музее белән танышу, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Гөләндәм туташ хатирәсе” спектаклен карау, М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында “Татар кызы- 2018” конкурсы кебек милли мәдәни чаралар катнашучыларның күңеленә хуш килде. Делегатлар әлеге чараны оештыручы Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетына рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International