ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Росреестры коррупциягә каршы көрәшү алымы булган «Ышаныч телефоны» 8(843) 255-25-77 турында исегезгә төшерә.

«Ышаныч телефоны»на  кергән  мөрәҗәгатьләрдә шалтыратучының исем-фамилиясе, атасының исеме, Татарстан Росреестры оешмасы хезмәткәрләренең коррупцион гамәлләре  турында факт булырга тиеш. Мөрәҗәгать биш минуттан да артып китмәсен. Аноним шалтыратулар кабул ителми һәм каралмый. Мөрәҗәгатегезгә җавап аласыгыз килсә, телефон номерыгызны, почта адресын  һәм электрон адресыгызны күрсәтү зарур.
Ялган мәгълүмат бирүчегә РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе буенча җаваплылык каралган.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, Актаныш поликлиникасында теркәү бүлмәсенең 3-15-85 телефон номеры вакытлыча 3-05-47 номерына үзгәрде.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, әниләр һәм балалар, гаилә дәүләт тарафыннан якланганнар. Балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү - әти-әниләрнең тигез хокукы һәм вазифасы. Баланы матди карау тулы канлы физик һәм рухи үсеш өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Балигъ булмаган һәм эшкә сәләтсез балигъ булган балаларны Россия Федерациясе территориясендә тәрбияләү мәсьәләләрен җайга салучы төп норматив-хокукый акт булып Россия Федерациясенең Гаилә кодексы тора. Әти-әниләр үзләренең балигъ булмаган, шулай ук эшкә сәләтсез, ярдәмгә мохтаҗ балигъ булган балаларын карарга мәҗбүрләр.

Бүген – 22 ноябрь көнне Казан шәһәренең “Мәктәптән тыш республика үзәге”ндә балалар сәнәгате робототехникасының терәк мәйданчыклары булдыру буенча игълан ителгән бәйгесенең яклау этабы үтте. Актаныш районы Балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин терәк мәйданчыгын Актанышта булдыру зарурлыгын күрсәтеп, мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясады.Үз чыгышында Актаныш районында робототехника эшчәнлеге буенча ирешелгән үрләрне,кадрлар белән тәэмин ителешне, эшчәнлекнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән башланып, дәвамлы алып барылуын күрсәтте. Терәк мәйданчыгы районыбызда булдырылган очракта, киләчәктәге планнар белән дә таныштырды. Техник юнәлештә эшчәнлек оештыру - замана таләбе.Чөнки хәзерге вакытта җәмгыятьнең барлык өлкәләре дә мәгълүматлаштырылган. Барлык төр яңалыкны актив эшчәнлеккә кертү алып барыла. Безнең максат-заман таләпләренә туры килгән, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге Актаныш районы халкына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теркәлү аша “Хезмәтнең “соры” базары”  категориясе буенча “Халык контроле”нең дәүләт мәгълүматый системасына гариза бирү юлы аша “соры” эш хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында хәбәр итә. Шулай ук 8(85552) 3-44-16 телефон номеры буенча да аноним шалтыратулар кабул ителә.

Район мәдәният йортында  зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы башланып китте. Бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру.

Беренче булып жюри әгъзалары мәктәп командалары тәкъдим иткән  “Дус сыйныф серләре” дигән күргәзмә белән таныштылар. Анда ниләр генә юк – фотоальбомнар, стена газеталары, плакатлар, бергә эшләгән иҗади проектлар, портфолио, кул эшләре – бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр. Мәктәп командалары  сыйныф сәгатьләрендә әти–әниләр белән бергә башкарган проект эшләрен дә алып килгәннәр.

Бәйгене ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – жюри рәисе Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы 24 мәктәпнең дә ата-аналар комитеты командаларына  рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк  сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларгә белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә. Мәгариф эшчәнлегендә “Укытучы-укучы-ата-ана” бердәмлегенә омтылабыз. Моңа ирешүдә “Дус сыйныф серләре” бәйгесе көчле этәргеч бирә. Өч ел дәвамында бәйгедә катнашучы ата-ана комитетлары хәзер инде тәҗрибә туплады, остарды һәм алар яңа командаларга да үрнәк булып тора, дигән фикерен белдерде ул.

23 ноябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак.

Кар явачак. Кайбер районнарда буран. Төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.

Татарстан Росреестры Росреестрның Бердәм консультацияләр көнен үткәрү практикасына кертелгән территориаль органнары арасында беренче булды. Беренче тапкыр әлеге масштаблы чара, башка дәүләт структуралары (Пенсия фонды, салым хезмәте, башкарма комитет һәм тд.) белгечләрен җәлеп итеп, 2012 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы буенча үткәрелде. Шуннан бирле ул елга ике тапкыр үткәрелә: язын һәм көзен. Бу еллар эчендә бердәм Консультацияләр көне үзенең әһәмиятен раслады, ә сорауларның төп өлеше махсуслаштырылган якка юнәлде. Гражданнар гади сораулар белән түгел, ә конкрет тормыш ситуациясе белән яки кайбер ведомстволарда катнашуны таләп итә торган проблемаларны хәл итүне сорап мөрәҗәгать итәләр, бу халыкның күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә кую буенча гомуми мәсьәләләр буенча мәгълүматлы булуы турында сөйли.

21 ноябрь көнне  «Бердәм Россия» партиясендә «Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча селектор киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Дәүләт Думасы депутатлары, партия проектының төбәк координаторлары, икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, субъектларның башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

"Россиянең бөек исемнәре" бәйгесе кысаларында "Казан" халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен тавыш бирүдә бергәләп катнашыйк.

"Россиянең бөек исемнәре" бәйгесе 11 октябрьдә башланып киткән иде. Тавыш бирү дүрт этаптан тора. 21 октябрьгә кандидатлар исемлеге билгеле булды. Бәйгедә катнашучы аэропортлар булган шәһәр халкы 30 октябрьгә кадәр исемлеккә үз кандидатураларын тәкъдим итә алды. 11 ноябрьгә кадәр финалистлар ачыкланды. Җиңүчеләр 5 декабрьдә билгеле була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International